ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
25 март көнне Казандагы “Корстон” комплексында “2014 ел хәйриячесе” республика бәйгесе  сигезенче тапкыр уздырылды.
Авыл халкының үзара салым кертүенә аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була.
Чаллы шәһәрендә 24-25 март көннәрендә атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте.
26 март көнне Күҗәкәдә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Иртәдән үк дәртле музыка яңгырады,тирә-якка тәмле исләр таратып тәбикмәк пеште. Концерт номерлары белән үрелеп барган чара барышында кызыклы уеннар, конкурслар. табышмаклар әйтешү дә булды. Җирлек җитәкчелеге һәм мәдәният хезмәткәрләре оештырган бу бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде.
25 март көнне  Яңа Әлем  мәдәният йортында авылыбызның язучысы Хәмит ага Миңнегалиевның якты истәлегенә багышлап, 85 ел юбилей кичәсе узды
Меңнәр мәктәбенең Мирсәетов Мөдәрис исемендәге балалар оешмасы тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылды. Группаларга бүленеп, укучылар бай тормыш тәҗрибәсе булган өлкәннәр белән аралашалар, аларга хуҗалык эшләрендә булышалар. Әби - бабайларыбыз балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә сөенеп торалар.
Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләргә ашыкмаучы машина йөртүчеләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре әлеге тәртип бозучыларны җитди проблемалар көтә, дип кисәтә.
Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес Татарстан икътисадының 25 процентын алып тора. Тик бу гына җитми. Әлеге күрсәткеч күпкә югарырак булырга тиеш, дип саный Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

30 – 31 март көннәрендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак.

25 март көнне үзәк китапханәдә “Илһамият” клубының  дәресе  “Гаилә һәм никах” темасына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International