Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләргә ашыкмаучы машина йөртүчеләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре әлеге тәртип бозучыларны җитди проблемалар көтә, дип кисәтә.
26 март көнне Татарстанның Дәүләт Советында узган матбугат конференциясе юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде. Чарада Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов һәм Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко катнашты.
Машиналар кулга алына
Чара барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүдән качып йөрүчеләрне җаваплылыкка тарту мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Бу аңлашыла да, агымдагы елның ике аенда гына да штраф түләмәүчеләргә карата барлыгы 4 меңнән артык административ материал төзелгән, әлеге затларны кулга алу турында суд тарафыннан барлыгы 949 карар чыгарылган, 1811 кеше штрафка тартылган, тагын 117 татарстанлы исә мәҗбүри хезмәт белән “җәзаланган”. Бу саннар узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда күбрәк. Шуңа күрә әлеге вәзгыять җаваплы затларны уйланырга мәҗбүр итә дә инде.
- Әлеге эшне башкарганда без суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Тәртип бозуларның бердәм базасы безгә бу кешеләрне вакытында ачыкларга һәм тиешле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Без аларны чит илгә чыгудан мәхрүм итәргә, транспорт чарасын кулга алырга да хокуклыбыз, - дип ассызыклады Юрий Ставниченко үзенең чыгышында.
Мәсәлән, 2014 елда ЮХИДИ вәкилләре суд приставлары белән берлектә 78 транспорт чарасын кулга төшергән икән. Агымдагы елда исә машинасыз калган йөртүчеләрнең саны инде 14 булган.
Штраф түлисең килмәсә...
Әлеге мәсьәлә турында Рафил Ногманов та үз фикерен җиткерде.
- Күптән түгел бер танышым шалтырата. Штрафларым җыелган, нишләргә икән, ди? Мин бу сорау белән Рифкать Миңнехановның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул миңа карады да: “Түләргә акчасы булмаса, биреп тора алам”, дип җавап бирде. Шул рәвешле, барысы да үзегезнең кулда. Иң яхшысы, юл йөрү кагыйдәләрен бозмау, - дип белдерде депутат.
Штраф түләүдән качып йөрүчеләрне тоткарлауда “Юл приставы” системасының ярдәме зур. Мәсәлән, узган ел бу система ярдәмендә барлыгы 3 205 машина туктатылган, 92 кешенең шәхси милеге кулга алынган. Җыелган штраф күләме 6,6 миллион сумнан да артып киткән.
Республиканың суд приставлары идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда идарә карамагында барлыгы 1,9 миллион эш булган. Шуларның 38,7 проценты юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар белән бәйле. Суд приставлары тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, машина йөртүчеләрдән 399 миллион сум күләмендә бурыч түләтелгән. Бу – 2013 ел белән чагыштырганда 305 миллион сумга күбрәк.
Рәмзия ЗАКИРОВА