Актанышта татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

30 – 31 март көннәрендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак.

Ярышларның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора. Ярышларга төп һәм урта мәктәп укучылары командалары, Актаныш технологик техникумы һәм кадет мәктәбе укучылары катнаша алачак.

1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар, үз авырлыклары арасында, грамота белән һәм акчалата бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International