Үзара салым акчасы төзекләндерү эшләрен максатчан башкарырга ярдәм итә

2015 елның 27 марты, җомга

Авыл халкының үзара салым кертүенә аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турын­дагы гомуми принциплар“га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре нинди генә эшкә тотынмасын, бүген дә финанс кытлыгына килеп төртелә. Эшләрне башкару өчен бюджет акчалары гына җитми. Әлбәттә, самообложение җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен агымдагы елның 18 гыйнварында районыбызның 25 авыл җирлегендә референдумнар уздырылды. Үзара салым республика бюджетыннан 1 сумга 4 сум исәбеннән өстәмә финанслана. Әлеге акчаны юлларны яхшырту, су юлларын һәм чыганакларын, социаль объектларны, зират яннарын төзекләндерү һәм башка шундый эшләр өчен тоту мөмкин. Узган референдумны яклап тавыш бирүчеләр 79,9%ны тәшкил иттеләр. Хәзерге көнгә үзара салым җыю төгәлләнеп килә.

Кәзкәй, Татар Ямалысы, Мәсәде, Аеш авылларында үзара салым акчасы күрсәтелгән вакыттан алда җыелып бетте. Алар Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча җирле территорияләрне үстерү проектын тормышка ашыруга беренчеләрдән булып кушылдылар. Әлеге проект шул ягы белән отышлы: ул дәүләт бюджетыннан өстәмә финанслауга йөз тоткан, авылларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Беренче мәртәбә районда үзара салым җыю буенча референдум 2014 елда уздырылды. Аның нәтиҗәсендә барлыгы 1млн. 800 мең 975 сум үзара салым акчасы җыелган һәм республика бюджетыннан 1 сумга 4 сум исәбеннән өстәмә финансланып, 7млн. 160 мең 200 сум тәшкил итте. Аларның 3млн. 823 мең 860 сумы юлларга гравий җәюгә, 3млн. 166 мең 60 сумы зиратларны карауга, 1 млн 58 мең 640 сумы су линияләрен ныгытуга, 812 мең 615 сумы һәйкәлләрне төзекләндерүгә, 100 мең сумы урам утларын яктыртуга тотылды.

Фаил Камаев, Актаныш муниципаль район башлыгы:

- Президент программасы киләчәктә дә дәвам итәчәк. Җирле үзидарәләрне оештыру турындагы закон нигезендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән ныгытылган ул. Үткәрелгән референдум нәтиҗәләреннән чыгып, авыл Советы депутатларының карары белән кабул ителә. Авылларыбызның яшәешен тәэмин итә торган эшләрнең бер өлешен шушы үзара салым акчасы белән башкарырга тиешбез. Үзара салым акчасы төзекләндерү эшләрен максатчан башкарырга ярдәм итә. Бу эшләргә урам юлларын, зиратларны төзекләндерү, тротуарлар салу, һәйкәлләрне яңарту, су линияләрен ремонтлау керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International