Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес Татарстан икътисадының 25 процентын алып тора. Тик бу гына җитми. Әлеге күрсәткеч күпкә югарырак булырга тиеш, дип саный Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов.
Бу турыда ул “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында уздырылган республика эшкуарлары белән очрашуда хәбәр итте. Башта ул әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләде.
Бизнес системалы булырга тиеш
- Безнең төп бурыч – әлеге очрашулар вакытында рәсмилектән качу. Бу чара безнең өчен дә, сезнең өчен дә нәтиҗәле булырга тиеш. Иң мөһим шарт - Татарстанда бизнесны камилләштерү. Шул ук вакытта республикада инвестицион климатны яхшырту да кирәк. Эшмәкәр биредә үз эшен ачып җибәргәндә, барысының да уңышлы булачагына төшенеп эш итсен, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул әлеге очрашуда яңгыраячак һәрбер сорауга җавап табып булмаска да мөмкин, дип белдерде. Шулай да, мондый чаралар түрәләргә өстәмә җаваплылык өсти, дип саный җитәкче.
- Биредә син һәрбер әйткән сүзең өчен җавап бирергә бурычлы. Өстәвенә, мондый очрашулар системалы рәвештә уздырыла башлаячак, - дип белдерде Татарстан лидеры.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан бизнесы даими камилләшә торган тармакка әверелергә тиеш. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча зур игътибар бирү сорала.
- Хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек Татарстан икътисадының 25 процентын тәшкил итә. Тик әлеге күрсәткеч югарырак булырга тиеш, - дип ассызыклады ул.
Кредитта “утыручылар” зарлана
Президент белән очрашуга килгән малтабарлар шактый күп иде. Билгеле булганча, ил икътисадындагы соңгы үзгәрешләр бу тармакка аеруча зур йогынты ясады. Әлеге вәзгыять кредитларда “утыручы” эшкуарларда аеруча зур борчу тудыра.
- Ике ел элек мин банктан өч елга исәпләнгән кердит алдым. Ставка 17,5 процент иде. Шушы вакыт эчендә мин әлеге бурычымны намуслы итеп түләп барырга тырыштым. Ә күптән түгел миңа банктан белдерү кәгазе килеп төште. Алар миңа бирелгән кредит ставкасын 30 процентка кадәр күтәрергә карар кылганнар икән. Алар бу гамәлләрен кредитлар кыйммәтләнү белән аңлатты. Әлбәттә, биредә закон бозу юк. Шулай да, без нишләргә тиеш икән? Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә бик авырга туры килә бит, - дип Президентка мөрәҗәгать итте үзен Маннанов дип таныштырган Азнакай районы эшкуары.
Эшмәкәрнең чыгышын Татарстанның малтабарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов та хуплады.
- Без бик күп районнарда булдык, малтабарлар белән очрашулар оештырдык. Һәм һәрбер җирлектә диярлек әлеге төр проблема белән очраштык. Юридик яктан банклар дөрес эшли, шулай да әлеге мәсьәлә шактый актуаль, - дип белдерде җитәкче.
Рөстәм Миңнеханов исә әлеге мәсьәлә буенча тикшерү эшләре оештырырга кирәклекне ассызыклады.
- Сезнең белән беррәттән банклар да катлаулы хәлдә калды һәм сез моны аңларга тиеш. Шулай да, без хәзер кредит килешүләрен җыеп, банклар белән очрашып карарга тиеш. Бәлки гарантия фонды аша берәр уңай нәтиҗәгә ирешеп булыр. Кече һәм урта эшкуарларны субсидияләр белән тәэмин итү мәсьәләсен дә карарга кирәк, - дип белдерде Татарстан лидеры. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге субсидияләр күләме төп ставканың дүрттән өчен тәшкил итәчәк икән.
Түләүле паркинглар бизнеска комачаулый
Президент тарафына яңгыраган сорауларның тагын берсе Казан үзәгендә түләүле паркинглар системасын эшләтеп җибәрү белән бәйле иде.
- Шәһәр үзәгендә урнашкан кунакханә, кафе һәм рестораннар – безнең клиентларыбыз. Әле алай гына да түгел, башкала үзәгендә бик күп башка шәхси оешмалар да бар. Тик түләүле паркинглар системасы эшли башлагач, аларның барысы да куркуга калдылар. Әлеге вәзгыять бу урыннарга ял итәргә йөрүчеләр санын киметергә мөмкин бит. Шуңа күрә без әлеге законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәбез. Эш көннәрендә кичке сәгать 18.00 дән 23:00 гә кадәр, ә ялларда исә иртәнге сәгать 10.00дән 22:00гә кадәр әлеге паркингларны бушлай итеп булмас микән? - дип Татарстан Президенты вазифаларын башкаручыга мөрәҗәгать итте Татарстанның Алкоголь ассоциациясе рәисе Анна Галимова.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мөрәҗәгатьне дә игътибарга алачагы турында белдерде.
- Без әлеге паркингларны акча эшләр өчен түгел, ә Казан үзәген бераз булса да машиналардан арындырыр өчен эшләдек. Машина ул аңа утырып йөргән вакытта гына рәхәт, ә тротуарда торучы “тимер ат” кемгә генә ошар икән? Мин бу сорауга хәзер генә җавап бирә алмыйм. Шулай да әлеге паркинглар бушлай булырга тиеш түгелдер, дип уйлыйм. Бушлай ясасак, бу өлкәдә яңадан тәртипсезлек башланачак. Ләкин бу проблеманы хәл итү юлларын эзләп карыйк. Иң мөһиме, җәмәгать транспорты уңайлы, ә такси хезмәте һәркем өчен отышлы булырга тиеш, - дип җаваплады Татарстан лидеры.
Гаилә фермалары ярдәм көтә
Татарстан авыл хуҗалыклары хезмәткәрләренең дә Рөстәм Миңнехановка әйтәсе сүзләре бар иде. Алар гаилә фермалары кебек агросәнәгать комплексларына каралган ярдәм күләменең җитәрлек булмавы турында белдерде.
- Хәзерге вакытта 800дән артык фермер гаилә фермалары буларак эшләргә теләк белдерә. Тик финанс ярдәме аз булу сәбәпле, грантлар бөтен кешегә дә җитми. Россия бюджетыннан бирелгән грантлар гына аз, шуңа күрә “Гаилә фермасы” дигән республика программасын алга таба да дәвам иттереп булмас микән? - дип Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте үзен Вәлиев дип таныштырган крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Татарстан лидеры сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда гаилә фермалары 1 меңнән артык. Яңадан тагын 200ләп шундый ферма булдыру планлаштырыла.
- Әлбәттә, программа алга таба да дәвам итәчәк. Тик монда икенче мәсьәлә дә бар. Гаилә фермасы дигәндә, без кечкенә хуҗалыкларны исәптә тотабыз. Ә менә соңгы вакытта әлеге төр агросәнәгать комплекслары шактый зураеп китте, дигән хәбәрләр аеруча еш ишетелә башлады. Әгәр фермада 150-200 баш терлек булса, ул инде колхоз кадәр була. Шуңа күрә бу мәсьәләне игътибарга алырга кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Рәмзия ЗАКИРОВА