Яңа Әлем мәдәният йортында юбилей кичәсе

2015 елның 27 марты, җомга
25 март көнне  Яңа Әлем  мәдәният йортында авылыбызның язучысы Хәмит ага Миңнегалиевның якты истәлегенә багышлап, 85 ел юбилей кичәсе узды.  Хәмит абый 1930 елның 25 мартында  Яңа Әлем  авылында туа. 7 яшьтә укырга керә.  Бала чактан ук такмаклар чыгара. 1965 елда редакциядә эшли башлый.  Шунда эшләгәндә  "Агыйдел дулкыннары"  әдәби берләшмәсе белән бәйләнеп китә.  Хәмит абый Миңнегалиев шигьрияткә  салмак, әмма нык адымнар белән  килеп кергән авыл шагыйре. Аның шигырьләре уй-фикерләренең саллылыгы, хисләрнең гамьлелеге белән куңелне әсир итә. Боларга шагыйрь гомере буе туктаусыз иҗат итеп ирешкән.  1990 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  исеме бирелә.  1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында аеруча хезмэт курсәткән өчен, Хезмәт  ветераны медальләре белән буләкләнә.   Районның "Агыйдел дулкыннар" берләшмәсе  шагыйрьләре барсы да, Хәмит абый турында истәлекләр, шигырьләрен сөйләделәр.  Мәртәбәле кунаклар - Гадел Касыймович Сәләхетдинов,  Баязит Шаймарданович Мөхәмәтов  h.б катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International