Актаныш командасы - беренче!

2015 елның 27 марты, җомга

Чаллы шәһәрендә 24-25 март көннәрендә атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте. Биредә 9 шәһәр һәм 7 район командасы көч сынашты. Әлеге бәйгедә районнар арасында Актаныш командасы – I, гомуми нәтиҗәләр буенча шәһәрләр арасында II урынны яуладылар. Кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр.

 25 март көнне спринт-эстафетада Камил Могътазиров (1нче санлы Актаныш урта мәктәбе), Таһир Садертдинов (Күҗәкә мәктәбеннән), Наил Ялаловтан (1нче санлы Актаныш урта мәктәбе) торган егетләр командасы – I; Миләүшә Садертдинова (Күҗәкә мәктәбеннән), Раушания Асадуллина (2нче санлы Актаныш урта мәктәбе), Ирина Муллаяновадан (2нче санлы Актаныш урта мәктәбе) торган кызлар командасы да I урынга ия булды. Район командасы составындагы Камил Могътазиров декабрь башында атказанган спорт мастеры Рузалин Бакиев исемендәге Татарстан беренчелегендә чаңгы ярышында 10 км арада ирекле алымда чемпион булып сезонны башлаган иде. Чаллыда да 5 км арага ирекле алым буенча чаңгыда йөгереп, шәхси беренчелектә чемпион булып, сезонны япты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International