ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
24 апреля 2015 года в Управлении ПФР в Актанышском районе традиционно прошло ежемесячное  торжественное вручение сертификатов на материнский капитал.

25 апрель көнне, “Язгы изгелек атналыгы”  акциясе кысаларында “Җир көне” нә багышлап 9 сыйныф укучылары  мәктәп яны территориясенә агачлар утырттылар.

Бу ялларда мәктәбебезнең Чирү авылында яшәүче барлык укучылар да Эльвира Флүн кызы җитәкчелегендә Чирүдә яшәп ятучы тыл ветераны Кәнделхая әбигә бардылар. Кәнделхая әби балаларны ачык йөз белән каршы алды, бик теләп бала чагында күргән авырлыклары, ачлык чорлары, ниләр эшләүләре турында сөйләде. Хәзерге көннән бик канәгать булуын, балалары белән горурлануын, бабасын бик тә сагынганын күз яшьләре аша исенә төшерде. Яңадан тәмле чәй белән сыйлады. Укучылар да, Кәнделхая әби дә зур канәгатьләнү хисләре белән таралыштылар.
Бүген мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәнең максаты булып - балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, июаты белән таныштыру, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү кхнкмәләрен камилләштерү булып тора иде.

24 нче апрель көнне  Киров урта мәктәбенең "Муса Җәлил" исемендәге балалар оешмасы укучылары авыл китапханәсендә үткәрелгән "Туган авылым - кече Ватаным" кичәсенә бардылар.

24 нче апрель көнне Киров урта мәктәбенең  башлангыч класс укучылары Г. Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме үткәрделәр. 
23нче  апрель конне Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне.
Туган якка, аның халкына, табигатенә мәхәббәт, хөрмәт һәм сак караш тәрбияләү максатыннан 25 апрель көнне Байсар урта мәктәбендә "Мин яшәгән ил!" темасы астында рәсем конкурсы булып узды
Матурлык кешене һәрьяклап чолгап алырга тиеш: авылның якты һәм чиста урамнарында, әйләнә-тирәлек белән үзара мәнәсәбәтләрдә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International