24 нче апрель көнне Киров урта мәктәбенең "Муса Җәлил" исемендәге балалар оешмасы укучылары авыл китапханәсендә үткәрелгән "Туган авылым - кече Ватаным" кичәсенә бардылар. Бу кичәдә китапханәче Энҗе Фасиловна авыл тарихы, сугыш ветераннары, тыл һәм хезмәт ветераннары турында сөйләде. Укучылар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Кичә кызыклы, файдалы, истәлекле булды.