Айдар Шәйхин - Гран-при иясе

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
23нче  апрель конне Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты. Олимпиаданың йомгаклау турында Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән 500дән артык мәктәп укучылары катнашты.
 
Олимпиада нәтиҗәләре буенча мәртәбәле жюри нәтиҗәләр чыгарды. Актаныш талантлы балалар гуманитар гимназия-интернатында белем алучы Айдар Шәйхин  элеге олимпиадада катнашып,  Гран-прига лаек булды. Тэбрик итэбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International