Тыл ветеранында кунакта

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бу ялларда мәктәбебезнең Чирү авылында яшәүче барлык укучылар да Эльвира Флүн кызы җитәкчелегендә Чирүдә яшәп ятучы тыл ветераны Кәнделхая әбигә бардылар. Кәнделхая әби балаларны ачык йөз белән каршы алды, бик теләп бала чагында күргән авырлыклары, ачлык чорлары, ниләр эшләүләре турында сөйләде. Хәзерге көннән бик канәгать булуын, балалары белән горурлануын, бабасын бик тә сагынганын күз яшьләре аша исенә төшерде. Яңадан тәмле чәй белән сыйлады. Укучылар да, Кәнделхая әби дә зур канәгатьләнү хисләре белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International