Яшел патруль

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Матурлык кешене һәрьяклап чолгап алырга тиеш: авылның якты һәм чиста урамнарында, әйләнә-тирәлек белән үзара мәнәсәбәтләрдә. Матур шәхес тәрбияләр өчен авылыбызның да матур булуы шарт. Авылыбызның күркәмлеге иң беренче чиратта мәктәп территориясенең һәм аның тирәсендәге урамнарның чисталыгыннан башлана. Шул максаттан, 25 апрель көнне Байсар урта мәктәбе укучылары һәм Мөстәкыйль балалар пректының "Дуслык" отряды әгъзәләре "Яшел патруль" акциясендә катнаштылар. Акция барышында мәктәп территориясе һәм авыл урамнары чүп-чардан арынды. Хәзер инде безнең авыл районыбызда иң чиста авылларның берсе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International