Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 27 апрель көнне 4 класс укучылары “Әйләнә-тирә” фәненнән мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.
25 нче апрель көнне мәктәбебездә 2-4 класс укучылары арасында каллиграфия буенча зона бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәптән 2 нче класстан Юнысова Г.. (укытучы Сарварова З.Н), 3 нче класстан Саетзадина Л. (Исламова А.Ф), 4 нче класстан Таймасова Р. (Шамсиева М. Р.) катнаштылар. 3 нче класс укучысы Саетзадина Ландыш I урын яулады һәм 29 нчы апрель көнне районда үткәреләчәк каллиграфия конкурсында катнашырга хокук алды. Аңа зур уңышлар телибез!
“Якташ язучым исеме белән туган ягымны данлыйм” республика конкурсы.
Укучыларыбыз Гилмуллин Илназ, Нуруллин Рафил, Фатихова Инзиләнең эшләре Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына һәм безнең җирлектә туган танылган рәссамнарга багышланган конкурска җибәрелде. Аларга уңышлар телибез!