Тыл ветераны Майлунова Рауза Әюп кызына 90 яшь

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Актаныш районы Түмерҗә авылында гомер итүче Тыл ветераны  Майлунова Рауза Әюп кызына 26 апрельдә 90 яшь тулды.
Рауза әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Такталачык авыл җирлеге башлыгы Камил Шәйхыразиев та Рауза апага изге теләкләрен юлларга килгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International