Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә регионара фестиваль

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бүген мәктәбебез базасында физика укутучыларының "Хәзерге заман мәктәбендә физика дәресләре" регионара фестивале үтә. Фестивальдә мәгәриф идарәсе җитәкчесе Лейсән Фоатовна Нурлыева, КФУның Елабуга Институты физика-математика факультеты деканы Заһир Азгарович Латипов,мәгәриф идарәсе методистлары, физики укытучылары катнаша.
Фестивалне Лейсан Фоатовна ачып җибәрде. Чара кысаларында 5 секция эшли. Районыбызның физика укытучылары Гайсин Радик Ромелович, Исламов Марат Мирзәһидәнович, Нургалиев Әхсән Азгарович, Хафизова Резеда Фердинантовна, Багаутдинова Римма Гранитовна, Ямалов Филәрис Фәнисович ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтә.. Римма Гранитовна һәм Филәрис Фәнисович 7 нче сыйныф укучылары арасында класстан тыш чара "КВН" үткәрә.  Роботлар күргәзмәсе эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International