Такталачык урта мәктәбе яңалыклары Каллиграфия буенча зона бәйгесе

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

25 нче апрель көнне мәктәбебездә 2-4 класс укучылары арасында каллиграфия буенча зона бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәптән 2 нче класстан Юнысова Г.. (укытучы Сарварова З.Н), 3 нче класстан Саетзадина Л. (Исламова А.Ф), 4 нче класстан Таймасова Р. (Шамсиева М. Р.) катнаштылар. 3 нче класс укучысы Саетзадина Ландыш I урын яулады  һәм 29 нчы апрель көнне районда үткәреләчәк каллиграфия конкурсында катнашырга хокук алды. Аңа зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International