26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Шул уңайдан Иске Байсар мәдәният йортында шигърият кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә 1-4 класс укучылары һәм "Миләшкәй" бакчасы балалары катнашты. Традицион рәвештә балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр, җырларын җырладылар. Кичәне авыл китапханәчесе Гыйздәтуллина Р. оештырды. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.