Минзәләдә "Идел-йорт" фестиваленең зона туры.
Иске Теләкәй авылы мәдәният йортында үзешчәннәрнең смотрны йомгаклау концерты.
Шашка уеннары.
Һәр елдагыча укучылар язны куанып каршы алалар. Яз хәбәрчеләре өчен алар сыерчык оялары ясадылар.Шушы уңайдан укучылар арасында сыерчык ояларына конкурс узды. Укучылар 6 авылдан йөреп укыганлыктан, конкурс авыллар арасында барды. Бәйге тәмамланганнан соң, сыерчык оялары үз хуҗаларын эзләп агачларда урын алды.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел.
Кичә, 5 апрель көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 9-нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы узды.
5 апрель көнне технология укытучыларының семинары Сәфәр урта белем бирү мәктәбендә булып узды. Югары категорияле технология һәм рәсем укытучысы Рушат Фирдәвис улы 8 сыйныф укучылары белән "Агачка бизәк төшерү" темасы астында дәрес күрсәтте. Һәм үзенең укучылар белән эшләгән эшләрен күрсәтеп китте: Пластилиннарны хәрәкәткә китереп төшерелгән "Йомшак куян " турында әкият карап киттек. Ком ярдәмендә сүрәтләр ясауны карадык. Укучыларның юмористик видеоролигын карадык. Семинар укытучыларның чыгышлары белән дәвам итте. Иске Кормаш мәктәбеннән Газизов Гадел Фирдәвис улы чыгышта катнашты. Темасы: "Электромагнитның төзелеше һәм кулланышы". Чыгышлардан соң методист Амиров Камиль Хәмит улы еллык нәтиҗәләр белән таныштырды. Семинар бик эшлекле файдалы булды.
2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе, китап укучылар арасында “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды.
ТР Экология һәм табигый байлыклар миинистрлыгы шимбә өмәләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен бәйге игълан итте.
5 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбе базасында район технология укытучыларының семинары булды.