Иске Кормаш авыл китапханәсендә ел башыннан Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе эшли. План нигезендә төрле чаралар үтә. Китапханәдә 4 апрельдән 9 ына кадәр Г.Тукай иҗаты атналыгы бара. Атналык кысаларында "Тукай китапларын укыйбыз" дигән акция игълан ителде. 6 апрель көнне "Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды.