5 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбе базасында "Развитие художественного вкуса, трудовой и творческой активности детей на уроках технологии, сохранение национальных традиций в резьбе по дереву" дигән темага район технология укытучыларының семинары булды. Семинарда 8 класста "Агачтан бизәк ясау" темасына ачык дәрес (Нуруллин Р.Ф.) күрсәтелде. Технология укытучысы Нургалиев И.И. "Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү" дигән темага чыгыш ясады.