Кичә, 5 апрель көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 9-нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы узды. Мәктәп директоры Вахитов И.Р. 2016 елдагы имтихан үзенчәлекләре, яңалыклар һәм уздыру процедурасын аңлатты. Мәктәп психологы Исламова М.Д. имтиханнарга әзерлек чорында балаларга ничек ярдәм итү буенча киңәшләр бирде. Соңыннан җыелыш аерым сыйныфларда дәвам итте. Ата-аналар биреп карау имтиханы нәтиҗәләре белән таныштылар, фән укытучылары белән очраштылар.