Иске Кормаш яңалыклары. Семинар.

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

5 апрель көнне технология укытучыларының семинары Сәфәр урта белем бирү мәктәбендә булып узды. Югары категорияле технология һәм рәсем укытучысы Рушат Фирдәвис улы 8 сыйныф укучылары белән "Агачка бизәк төшерү" темасы астында дәрес күрсәтте. Һәм үзенең укучылар белән эшләгән  эшләрен күрсәтеп китте: Пластилиннарны хәрәкәткә китереп төшерелгән  "Йомшак куян " турында әкият карап киттек. Ком ярдәмендә сүрәтләр ясауны карадык. Укучыларның юмористик видеоролигын карадык. Семинар укытучыларның чыгышлары белән дәвам итте. Иске Кормаш мәктәбеннән Газизов Гадел Фирдәвис улы чыгышта катнашты. Темасы: "Электромагнитның төзелеше һәм кулланышы".   Чыгышлардан соң методист Амиров Камиль Хәмит улы еллык нәтиҗәләр  белән таныштырды. Семинар бик эшлекле файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International