2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе, китап укучылар арасында “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды. Конкурска барысы 18 эш кабул ителде.
Конкурсның максаты: туган ягыбыз сулыклары , аларның экологик әһәмияте һәм андагы үсемлекләр һәм җан ияләре тормышы белән таныштыру иде. Барлык эшләрне карап чыкканнан соң , урыннарны ике төр яшь үзенчәлекләре арасында билгеләргә дип килешенде.
1 – 4 сыйныф укучылары арасында:
1 урынга Аккүз авылыннан Шәрипов Гадел (3 сыйныф укучысы), Югары Яхшый авылыннан Нәбиев Данияр (1 сыйныф укучысы) лаек булдылар.
2урын Бүләк авылыннан Низамова Чулпанга ( 3 сыйныф укучысы).
3 урын Кыркаентүбә авылыннан Зарипова Нуриягә (2 сыйныф укучысы) бирелде.
5 – 9 сыйныф укучылары арасында:
1 урынга Аккүз авылыннан Хисамова Ралина (9 сыйныф укучысы),
2 урынга Әтәс авылыннан Галиева Алинә (5 сыйныф укучысы) лаек булдылар.
Конкурста катнашкан барлык балаларны, 14 нче апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапхәнәсендә узачак “Елга – күлләрдәге тормыш” дигән исемдәге тематик кичәдә катнашырга чакырабыз.
Кичә барышында иң яхшы презентацияләрне карау һәм бүләкләүләр булачак.
Кичә башлана 14.00 сәгатьтә.