2 нче апрель көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтелде.. Татар теле һәм әбәбияты укытучысы, китапханәче Исрафилова Ә.Р. укучыларны балалар китабы көне барлыкка килү тарихы, балалар өчен иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр белән таныштырды. Укучылар төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
Бурсык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды.
Кышлар үтте, язлар җитте,
Гөрләвекләр агалар.
Язның җиткәнен сиздереп,
Кайтып җитте каргалар.
Озакламый сайрый башлар
Сыерчыклар, тургайлар.
Каңгылдашып казлар кайтыр,
Алардан соң - торналар...
Март ахырында кара каргалар кайтып, язның беренче хәбәрләрен алып килсәләр, 2 апрель көнне сыерчыкларны күреп шатландык. Без җылы яктан кайтучы кошларны каршыларга әзер. Укучылар хезмәт дәресләрендә һәм өйдә әтиләре белән бергә сыерчык оялары ясадылар. Рәхим итегез, кошкайлар!
6 апрель көнне Зөбәер балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Зөбәер төп гомуми белем бирү китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды.Китапханә һәм китапханәче һөнәре турында сөйләде.Балалар китапханәгә кече яшьтәге балалар өчен килүче журналлар белән таныштылар.Балаларга бик ошады.
Милли көрәшне популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Актаныш районында Актаныш муниципаль район Башлыгы призына татар-башкорт көрәше буенча ярышлар узды.
Югары Яхшый мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары булып узды.
Районда уздырылган биреп карау имтиханнары нәтиҗәләре буенча 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы үткәрелде.
11б сыйныфы укучысы Гарифуллин Рамил талантлы яшьләргә ярдәм итү проекты лауреаты исемен яулады.
Чуракай мэдэният йортында репетициялэр бара.