Кышлар үтте, язлар җитте,
Гөрләвекләр агалар.
Язның җиткәнен сиздереп,
Кайтып җитте каргалар.
Озакламый сайрый башлар
Сыерчыклар, тургайлар.
Каңгылдашып казлар кайтыр,
Алардан соң - торналар...
Март ахырында кара каргалар кайтып, язның беренче хәбәрләрен алып килсәләр, 2 апрель көнне сыерчыкларны күреп шатландык. Без җылы яктан кайтучы кошларны каршыларга әзер. Укучылар хезмәт дәресләрендә һәм өйдә әтиләре белән бергә сыерчык оялары ясадылар. Рәхим итегез, кошкайлар!