Буген, 6 апрель көнне, Бурсык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова А.И. 6 класста татар теленнән ачык дәрес күрсәтте, килгән укытучылар белән бергә Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен үткәрде, соңыннан эшлекле-методик киңәшмә булды.