ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген мәктәптә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Дус Татарстан" темасы астында тренинглар уздырылды. Чарада укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен тирәнәйтүгә ирештеләр. Оештыручы класс җитәкчеләренә  һәм тренингларга уңай бәя бирелде.

Бүген җәйге сезонны ачу уңаеннан Фирая Солтанова призына эстафета үткәрелде. Безнең мәктәптән 6 укучы составындагы команда (Хабибуллина А,Камалетдинов А, Нуртдинов Н, Батталов А, Сарварова Р, Хабибуллина А) катнашты һәм мактаулы 2 урынга лаек булды. Укытучылары Хабибуллин А.Д.  

“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияләнүче балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә.

“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияленүче балалар әтиләре белән сыерчык оялары ясап килделәр.

“Тукай турында хатирәләр “  дигән темада әдәби викторина уздырыла.  Җаваплар 26 апрельгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә. Телефоннар: 3-12-87, 89372965225, 89274550910.

Бүген, 20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора иде.

Дуслык дәресе " Дружба как человеческая цыенность".

19 апрель көнне Чуракайда Тукай шигырьләрен сөйләү буенча конкурс үткәрелде.

19 апрель көнне Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Тукайны беләбезме?" дип аталган викторина булды.

Чуракай  авыл  китапханәсендә апрель ае буена  эшләүче "Тукайлы яз" исемле китап  күргәзмәсе төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International