Актанышта Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Бүген, 20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора иде.

Эстафетада районыбыз мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Шулай ук ярышның кунаклары - Фирая Солтанова – Жданованың абыйсы Рәсих Солтанов та килгән иде. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар һәм матур җиңүләр теләде.

Ярыш нәтиҗәләре

урта мәктәпләр арасында зурлар группасы:

1 урын – 1 нче санлы Актаныш мәктәбе;

2 урын – 2 нче санлы Актаныш мәктәбе;

3 урын – Кадет интернат мәктәбе;

 

урта мәктәпләр арасында кече группа:

1 урын - 1 нче санлы Актаныш мәктәбенең 1 командасы;

2 урын – Гуманитар гимназия;

3 урын – 1 нче санлы Актаныш мәктәбенең 2 командасы;

 

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын – Әлем мәктәбе;

2 урын – Әтәс мәктәбе;

3 урын – Уразай.

 

Җиңүче командалар, призерлар грамота һәм Фирая Солтанова - Жданованың күчмә Кубогы, аның туганнары тарафыннан әзерләнгән бүләк һәм акчалата призлар, шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең истәлекле бүләкләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International