ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20 нче апрель көнне "Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру максаты белән, Халыкара класслы спорт мастеры, БДБ һәм Россия марафоннары җиңүчесе Фирая Солтанова-Жданова кубогына җәйге сезон ачулу хөрмәтенә Актанышта җиңел атлетик эстафета үткәрелде.

20 апрель көнне “Спортивный Татарстан” акциясе кысасында Фирая Солтанова-Жданова күчмә кубогына җәйге спорт сезонын ачу эстафетасында  Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Хуҗина Лилия, Хөснетдинова Дилбәр, Мифтахова Рүзилә, Марданов Азат, Айрат, Ахметов Шамилләр  катнашты. Җитәкчеләре: Галиев Нияз Минтимер улы. Киләчәктә спортсменнарыбызга уңышлар, сәламәтлек телибез!

"Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка  һәм  сәнгатьтә чагылышы" темасына уздырылган I районкүләм иншалар бәйгесендә катнашып, IX сыйныф укучысы  Гайсина Ләйсән Салават кызы II урынга лаек булды.  Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм  киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез.

 

20 апрель көнне мәктәпнең актлар залында имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләре, аудиторияләрдәге оештыручылар, аудиторияләрдән тыш оештыручылар, техник белгечләр өчен укулар үткәрелде.

Кичә, 20 апрель көнне, Актанышта “Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында җәйге спорт сезонын ачуга багышланган МСМК Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел  атлетика эстафетасы узды. Әлеге чараның кунагы Фирая Солтанова-Жданованың туганы Расих Султанов булды. Ярышта районның 19 мәктәбе катнашты, ә безнең мәктәп командасы 3 урынны  явулады. Афәрин!


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

"Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы" I районкүләм иншалар бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинәнең иҗат эше III урынга лаек булды.Укытучысы: Галиева Л.И. Җиңүләре белән котлыйбыз!

18,19,20 нче апрель коннэрендэ Иске Байсар мэдэният йорты хезмэткэрлэре омэгэ чыктылар.

Бүген 5 класста татар теленнән "Синоним" темасына ачык дәрес күрсәтелде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китерелеп оештырылган. Укучылар зур кызыксыну белән бик актив катнаштылар. Татар теле һәм  әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. уздырган дәрес коллегалары тарафыннан уңай бәяләнде.

Бүген мәктәптә "Спортивный Татарстан" акциясе һәм Кино елы кысаларында башлангыч класс укучылары арасында "Мин кино яратам" темасына иншалар конкурсы уздырылды. Ә икенче баскыч укучылары "Спорт минем тормышымда" исеме астында презентацияләр ясадылар. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен  һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Эшләр тикшерелеп, урыннар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International