20 нче апрель көнне "Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру максаты белән, Халыкара класслы спорт мастеры, БДБ һәм Россия марафоннары җиңүчесе Фирая Солтанова-Жданова кубогына җәйге сезон ачулу хөрмәтенә Актанышта җиңел атлетик эстафета үткәрелде. Районның 19 командасы арасында безнең мәктәп командалары да бар иде.