ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Без – нәни тукайчылар” темасы астында бик матур чара үткәрде.

“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Без – нәни тукайчылар” темасы астында бик матур чара үткәрде. Чарага Актаныш телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова да чакырулы иде.

“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында “ уртанчылар төркеме “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасы астында бик матур чара үткәрде.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм төгәл үтәү буенча Күҗәкә мәктәбендә “Юлларда иминлек хакына” конкурсы үтте.   Конкурста юл йөрүкагыйдәләренә карата теоретик сорауларга җавап бирү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча практик өлеш булды.

 20 апрель көнне мәктәп укучылары Актанышта Фирая Солтанова-Жданова кубогына үткәрелгән җиңел атлетика эстафетасында катнашып кайттылар.

 

19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта янгын сүндерүу частогыннан Ленар Хабибуллин, эчке эшләр бүлегеннән өлкән инспектор Ания Ахунова, социаль яклау бүлегеннән педагог-психолог, мәктәп директоры Даниял Гарипов, ветераннар советы җитәкчесе Тәхия Усманова һ.б. чыгышлары тыңланды.

ТРсы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Актанышка килде

Г.Тукай айлыгы кысаларында “Без әкиятләр яратабыз”  рәсем конкурсының мәктәп этабы узды. 

Югары Яхшый мәктәбендә рус теле атналыгы кысаларында “Тере классика” чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International