“Без – нәни тукайчылар!”

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Халык мәхәббәте - синең исемең,

Халык гомере - синең гомерең!

 

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,  һичшиксез,  Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

 Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр. Шуңа да без аны үлемсез әкиятләрен, шигырьләрен яттан беләбез.

Безнең “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Без – нәни тукайчылар” темасы астында бик матур чара үткәрде. Аны Аглямова Ф.Н. һәм Зәкиева Г.Н. әзерләде. Балалар сөекле шагыйребез турында бик күп мәгълумат туплаганнар, шигырьләрен ятлаганнар. Тукай бәйрәме әкиятләрдән һәм шигырьләрдән өзекләрне сәхнәләштерү белән бергә үрелеп барды. Бу чарага барлык төркем балалары да чакырылган иде. Кечкенәләр уеннарда бик теләп катнашсалар, уртанчылар төркеме Г.Тукайның бик күп шигырьләрен өйрәнгәннәр. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International