20 апрель көнне мәктәп укучылары (Нурлыгаянова Ю., Чернов Р., Нургалиева Л., Сахбетдинов Ш., Нургалиева И., Ваҗетдинов И.) укытучылары- Азгамов И.Р.. Актанышта Фирая Солтанова-Жданова кубогына үткәрелгән җиңел атлетика эстафетасында катнашып кайттылар. Ярышның төп максаты булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора иде. Эстафетада район мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Шулай ук ярышның кунаклары - Фирая Солтанова – Жданованың абыйсы Рәсих Солтанов та килгән иде.