“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда ТВ кунаклары.

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Габдулла  Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!

Безнең “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Без – нәни тукайчылар” темасы астында бик матур чара үткәрде. Чарага Актаныш телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова да чакырулы иде. Ул бәйрәмнән репортаж ясады, аеруча матур чыгышларны яздырып алды. Киләсе атнада Актаныш телевидениесен карарга онытмагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International