Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Безнең “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында “ уртанчылар төркеме “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасы астында бик матур чара үткәрде. Аны Шагалиева А.Т. һәм Салахова Л.М. әзерләде. Балалар кошлар турында бик күп шигырьләр ятлаганнар, җырлар өйрәнгәннәр, рәсемнәрдән бик матур күргәзмә эшләгәннәр. Чарага барлык төркем балалары да чакырылган иде. Кечкенәләр уеннарда бик теләп катнашсалар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре сынамыш, мәкаль әйтешеп уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син.