Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә ТДИ һәм БДИ оештыручыларын укыту

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрель көнне мәктәпнең актлар залында имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләре, аудиторияләрдәге оештыручылар, аудиторияләрдән тыш оештыручылар, техник белгечләр өчен укулар үткәрелде. Укуларны ГБУ "РЦМКО" директоры Сахнова Ирина Александровна уздырды. Ул катнашучыларны эш тәртибен билгеләүче инструкцияләр, бланклар, имтихан уздырудагы беркетмә һәм актлар тутыру тәртибе белән таныштырды. Шулай ук  барлык оештыручыларның яңадан уку узуы һәм тестлар тапшыруы турында кисәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International