Сөекле шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә апрель ае дәвамында " Тукай җыры күңел түрендә " - дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.
18-20нче апрель көннәрендә педагог- китапханәче Фазуллина Гөлшат Хавил кызы җитәкчелегендә, 1-11 класс укучыларының дәреслекләр сакланышы тикшерелде.
19 нчы апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә егетләр арасында волейбол буенча зона ярышы үтте.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен, район күләмендә үткәреләсе техник иҗат фестиваленә әзерләнү максатыннан, кул эшләре күргәзмәсе һәм рәсем күргәзмәсе оештырыла. Быел бу күргәзмә ата- аналарга тәкъдим ителде.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру барышында мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" дигән темага ата аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә икенче яртыеллыкта укыту тәрбия өлкәсендәге башкарылган эшләр, проблемалар турында сүз алып барылды. Олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңеп чыккан, җәмәгать эшләрендә аеруча активлык күрсәткән укучыларның әти- әниләренә директор тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды. Төп дәүләт имтиханнары турында ата-аналарга информация җиткерелде. Мәктәп тормышын чагылдырган видеопрезентация ата-аналар күңеленә аеруча хуш килде. Ата- аналарның педагогик белемнәрен арттыру максатыннан фикерләр дә тәрбия темасына кагылышлы видеороликлар аша тәкъдим ителде.
Г.Тукайның юбилее уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтә: шигырьләр ятлау, рәсемнәр ясау, китаплар күргәзмәсе оештыру, көн саен китап уку минутлары үткәрелә. Укучылар, күбесенчә, Г.Тукайның балалар өчен язылган китапларын һәм Ә.Фәйзинең "Тукай" романыннан өзекләр укыйлар. Ә менә сигезенче класстан Регина Гаязова, җиденче класстан Эльвина Шакирова дәрестән тыш вакытта Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре буенча төрле материаллардан үзенчәлекле панно ясадылар. (җит. Нуриева Ә. Г.)