Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә ай дәвамында " Тукай җыры күңел түрендә " - дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде . Күргәзмәдә шагыйрьнең үзенең иҗаты , аның хакындагы әдәбият киң катлам укычыга тәкъдим ителде , күзәтү ясалды .