Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру барышында мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" дигән темага ата аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә икенче яртыеллыкта укыту тәрбия өлкәсендәге башкарылган эшләр, проблемалар турында сүз алып барылды. Олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңеп чыккан, җәмәгать эшләрендә аеруча активлык күрсәткән укучыларның әти- әниләренә директор тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды. Төп дәүләт имтиханнары турында ата-аналарга информация җиткерелде. Мәктәп тормышын чагылдырган видеопрезентация ата-аналар күңеленә аеруча хуш килде. Ата- аналарның педагогик белемнәрен арттыру максатыннан фикерләр дә тәрбия темасына кагылышлы видеороликлар аша тәкъдим ителде.