Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз!
“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияләнүче балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Әгәр даими тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең дә тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенә карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр, - бу максаттан махсус шөгыльләр үткәрелә.