Сыерчыкларга яңа оя.

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта.

“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияленүче балалар әтиләре белән сыерчык оялары ясап килделәр. 16 апрель көнне балалар белән күңелебез белән яхшылыкка омтылып, кулларыбызга чүкеч һәм кадаклар алдык. Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була. Балалар белән  Җинүнең 65 еллыгы урамының каеннар полосасына,  көньяк-көнчыгышка каратып, урнаштырдык. Хәзер аларга сыерчыклар оя коралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International