Иске Кормаш авыл китапханәсендә викторина булды.

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

19 апрель көнне Иске Кормаш авыл китапханәсендә, Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, "Тукайны беләбезме?" дип аталган викторина булды. Викторинада 5 - 6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Тукайның иҗатына һәм биографиясенә багышланган кроссворд чиштеләр. Кызыклы сорауларга җавап бирделәр. "Бу кайсы шигырь ?" уенын уйнадылар. Балаларга бу чара бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International