6 октябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында өлкәннәргә багышланган "Яшәгез сез, мәңге яшь булып!" исемле очрашу кичә үткәрелде.
5 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылының өлкәннәре өчен "Сезнең белән тормыш ямьлерәк " дигән исемдә әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр.
13-16 октябрьдә Актаныш муниципаль районында VIII авыл яшьләре Форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары оештырачак.
Пучы картлар йортында очрашу.
5 сентябрь Кәзкәй авылы китапханәсендә өлкәннәр белән "Дару гомерне озайтамы?" темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Дарулар- авыруны искәртү, диагностикалау, дәвалау һәм авыру булдырмау өчен кулланылган матдәләр. Сөйләшү барышында китапханәче дарулар турында кайбер саннар, мәгълуматлар белән таныштырды, өлкәннәребез анкета тутырдылар. Даруларны еш эчәсезме, файдасы тияме, куллану вакытын, инструкциясен укыйсызмы, даруны табиб кушуы буенча эчәсезме, һ.б. шундый сорауларга җавап бирделәр.Сөйләшүгә җирлекнең фельдшеры да чакырылган иде. Ул үз чиратында өлкәннәрнең сорауларына җавапларын бирде. Шулай итеп сөйләшү ахырында даруның белеп һәм чама белән кулланганда гомерне озайту, сәламәтлекне яхшырту чарасы булуы дигән нәтиҗәгә килдек.
Буген,ягъни 5 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында "Кем кубрәк истә калдыра" дигән темага мероприятие утте.
4 октябрь – Халыкара хайваннарны саклау көне буларак билгеле. Ул 1931 елны Италия шәһәрендә Бөтендөнья конгрессында карала. Җәмгыятебездә тирә-якка игътибарлылык тәрбияләү, хайваннарны саклау максатыннан булдырылган бу көнне безнең икенче санлы Актаныш урта мәктәбе дә читтә калмады. Мәктәбебезнең 2в класс укучылары район китапханәсенең балалар бүлегендә шушы көнгә багышланган чарада катнаштылар. Китапханәчеләр хайваннарны саклау буенча бик күп мәгълумат бирделәр.
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Сез – үзегезнең бөтен тормышыгызны киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлап, ару-талу белмичә, вакыт белән исәпләшмичә, фидакарьләрчә эшләгән мөгаллимнәр. Авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Нинди генә һөнәр иясе булсак та , без сезгә – хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Сез укытып чыгарган меңәрләгән укучыларыгыз, районыбызның эш сөючән матур халкы – биниһая авыр, әмма мактаулы хезмәтегезнең нәтиҗәсе ул. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, сез камиллеккә омтылып, киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле.
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезгә алга таба да туган җиребезгә, халкыбызга хезмәттә рух күтәренкелеге, зур ихтыяр көче, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телим. Бәйрәмегез котлы булсын!
5 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьле һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьле һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Ярыш ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче практик өлештә - автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлау сүзләре җиткерде.