5 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьле һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьле һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Ярыш ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче практик өлештә - автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярышта урыннар түбәндәгечә:
Ирләр арасында 1 урын – Хамитов Мөдәрис
2 урын- Раянов Рөстам
3 урын – Галимуллин Фирдәвис
Хатын-кызлар арасында
1 урын –Саетова Рәсимә
80 яшьтән өлкәннрәкләр арасында Басыйров Фәндускә (Пучы) тиңнәр булмады.
Ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү буенча Султанов Равил (Актаныш), Гарипов Назил (Аккузево),Фазуллин Фаиз (Улиманово), Гаптрахманов Хатип (Сафарово), Мухамадиев Дильшат (Актаныш) үзләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә грамоталар, Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты әзерләгән акчалата призлар һәм ДОСААФ ошмасының бүләкләре тпашырылды.