4 октябрь – Халыкара хайваннарны саклау көне буларак билгеле. Ул 1931 елны Италия шәһәрендә Бөтендөнья конгрессында карала. Җәмгыятебездә тирә-якка игътибарлылык тәрбияләү, хайваннарны саклау максатыннан булдырылган бу көнне безнең икенче санлы Актаныш урта мәктәбе дә читтә калмады. Мәктәбебезнең 2в класс укучылары район китапханәсенең балалар бүлегендә шушы көнгә багышланган чарада катнаштылар. Китапханәчеләр хайваннарны саклау буенча бик күп мәгълумат бирделәр.