14 октябрь көнне “Актаныш” спорт комплексында райныбызның атаклы көрәшчесе Марсил Гыйлаев истәлеге Кубогы өчен 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча турнир узды. Актанышта ул 4нче тапкыр оештырылды. Актанышта ул 4нче тапкыр оештырылды.
14 октябрь көнне СХТ китапханәсендә "Тылсымлы куллар" клубының дәресләре узды
Актаныш халкы ноябрьдә 3 көн рәттән ял итәчәк
“Яшь педагогларны авылда калдыру мәсьәләсен бик җиңел хәл итеп була. Ничекме? Торак алу өчен ташламалы кредитлар, яшь табибларга бирелә торган миллионнар белән җәлеп итеп”, – ди “Авыл укытучысы – 2016” рес¬публика бәйгесендә җиңү яулаган Ландыш Әһлетдинова. Ул Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадысы финалында Актаныш командасы 2 урынны яулады
Өстәл теннисы буенча 8 октябрь көнне күрше Илеш районы Югары Яркәй авылында Башкортстан Республикасы көненә багышлап узган турнирда Актаныш спорт мәктәбе укучылары да катнашты.
Үз яшь категорияләрендә Илназ Сәрвәров, Сөмбел Шәйхразыева, Камилә Шиһапова, Гомәр Гәрәев, Камилә Гәрәева һәм иң яшь уенчы Данил Харисов чемпион исемен яулап кайтканнар.
Риназ Садретдинов, Зөлфия Мөхәмәтдинова, Чулпан Вилданова, Диләрә Зәкиева исә призлы урын ияләре. Остазлары – Булат Солтанов.
Бүген, 15 октябрь көнне район мәдәният сараенда, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2016 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз.
14 нче октябрь көнне Марсель Гилаев истәлегенә багышланган милли көрәш ярышында егетләребез 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!!!
28 кг - Сабиров Айзат, 2 нче урын
50 кг - Корбангалин Рәлиф, 2 нче урын
60 кг - Сафиуллин Илнур, 3 нче урын
65 кг - Сабиров Рәдис, IV нче урын
Игелек үзәге үткәргән "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" дигән фотоконкурста катнашып II класс укучылары Әхмәтова Айзирә, Шәйдуллина Ильвина, Шәйдуллин Гамил һәм класс җитәкчеләре Э.Ф.Гарипова мактау грамоталарына, истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә икенче көнне бәйгедә катнашкан укучылар әби-бабалары белән Игелек үзәге каршында оештырылган "Өлкәннәр көне"ндә бәйрәмгә кунак итеп чакырылдылар. Анда безнең мәктәптәп Шәйдуллина Ильвина шәрыкъ биюе белән катнашты.