Көрәшчеләрнең ярышларда катнашып, осталыкларын арттыру һәм Республика турнирында бил алышачак спортчылар һәм командаларны барлау максатында уздырылучы әлеге чарада район мәктәпләре, кадет мәктәбе һәм технология техникумы укучыларыннан барысы 140 көрәшче – 20 команда катнашты. Урта мәктәпләр арасында кадет мәктәбе алдынгылыкны бирмәде. 2 урында – Актанышның 1 санлы мәктәбе, 3 урында Пучы мәктәбе командалары. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында исә беренчелекне Татар Ямалы мәктәбе яулады. Богады мәктәбе 2 урында, 3 урында – Күҗәкә, Уразай мәктәпләре.
Үз авырлык үлчәмнәрендә батыр калган егетләр менә кемнәр алар:
25 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Муса Әнвәров (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
II урында – Денис Фазлыев (Уразай)
III урында – Азамат Шәрипов (Яңа Әлем)
28 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Ришат Марданов (Пучы)
II урында – Айзат Сабиров (Богады)
III урында – Раил Имамов (Пучы)
30 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Илдар Нургалиев (кадет)
II урында – Искәндәр Басыров (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
III урында – Данил Бикинин (кадет)
32 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Әмир Әхмәтов (Уразай)
II урында – Динар Ямиев (Байсар)
III урында –Илмир Мәҗитов (Кормаш)
36 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Галинур Харисов (Тат. Ямалы)
II урында – Вадим Дорофеев (кадет)
III урында –Салават Гыйлемов (Пучы)
40 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Нәркиз Харисов (Тат. Ямалы)
II урында – Айназ Хәйбиев (Күҗәкә)
III урында –Динис Хаҗиев (кадет)
43 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Шәйхәйдаров Заһит (гимназия)
II урында – Рөстәм Фаррахов (Күҗәкә)
III урында –Салават Хаббутдинов (Айман)
46 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Илназ Шәмсиев (Пучы)
II урында – Илнар Әхмәтов (кадет)
III урында –Раян Ханов (Такталачык)
50 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында –Рәдис Галиәкбәров (кадет)
II урында – Ралиф Корбангалин (Богады)
III урында - Ленар Вакилов (Тат. Ямалы)
55кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Рафил Галиев (кадет)
II урында – Айнур Мирзаянов (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
III урында –Зәет Шәйхәйдаров (Тат. Суксу)
60 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Раббани Нургалиев (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
II урында – Марсил Ханов (Такталачык)
III урында –Илнур Сафиуллин (Богады)
65 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында – Денис Муллахмәтов (Актанышның 2 санлы мәктәбе)
II урында – Айдар Шәмсиев (АТТ)
III урында –Алмаз Мохамаев (кадет)
75 кг-га кадәр үлчәмдә:
I урында –Фарис Хуҗин (Теләкәй)
II урында – Фәндүс Хуҗин (АТТ)
III урында –Тимур Мухаметдинов (Яңа Әлем)
75 кг. һәм аннан да югарырак үлчәмдә:
I урында –Ренат Камалов (АТТ)
II урында – Данис Камалов (Меңнәр)
III урында –Равил Мухаметдинов (Актанышның 1 санлы мәктәбе)
Иң яшь катнашучылар: Әмир Сираев (Актанышның 1 санлы мәктәбе) Ирек Норморатов (Күҗәкә)
Иң матур алымны кадет мәктәбеннән Денис Николаев күрсәтте.
“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә Иске Кормаш авылыннан Таһир Шәрифуллин бүләкләнде.