Өстәл теннисы буенча без чемпион!

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Өстәл теннисы буенча 8 октябрь көнне күрше Илеш районы Югары Яркәй авылында Башкортстан Республикасы көненә багышлап узган турнирда Актаныш спорт мәктәбе укучылары да катнашты.

Үз яшь категорияләрендә Илназ Сәрвәров, Сөмбел Шәйхразыева, Камилә Шиһапова, Гомәр Гәрәев, Камилә Гәрәева һәм иң яшь уенчы Данил Харисов чемпион исемен яулап кайтканнар.

Риназ Садретдинов, Зөлфия Мөхәмәтдинова, Чулпан Вилданова, Диләрә Зәкиева исә призлы урын ияләре. Остазлары – Булат Солтанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International