ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

12 нче октябрь көнне укучылар мәктәп бакчасында чөгендер һәм кишер уңышын җыйдылар. Көн  кояшлы  булганлыктан, эш җиңел һәм тиз башкарылды. Укучылар яшелчәләрне сабагынан чистарттылар, капчыкларга тутырып, саклау базына урнаштырдылар. 

Өлкәннәр ункөнлеге  уңаеннан мәктәбебездә бик куп чаралар уздырылды. Иң беренче эш итеп мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга киткән өлкән укытучыларыбызны котлап, узебезнең күчтәнәчләребезне тапшырдык. 1 нче октябрь көнне районда уткәрелгән ярминкәдә дә безнең мәктәп үзенең мул уңышлары белән катнашты.Укучыларыарасында “Минем яратканәбиемһәм бабам” темасынарәсем конкурсы булып узды. Шулай ук класс җитәкчеләре “Әбием сандыгы”, “Нәрсә ул яхшылык?”, “Өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ”  һ.б. темаларга класс сәгатьләре уздырдылар. Өлкәннәргә  ярдәм йөзеннән  тимурчылык отрядлары  рейдлар уткәрделәр һәм бу эш хәзерге вакытта да актив рәвештә алып барыла.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны хөрмәт итәргә тиешбез.

 Мәктәптә "Көзге бал" кичәсенә әзерлек башланды.

14 октябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән "Башваткыч" уены үткәрелде.

КВН уенының зона турына әзерлек бара.

Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадасы”ның  мәктәп туры җиңүчеләре  билгеле булды. Котлыйбыз , уңышлар телибез.

Белемнәрен тикшерү максатыннан 10 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә 9 нчы сыйныф укучылары математикадан төп дәүләт имтиханы биреп карадылар. Чираттагы имтиханга уңышлар телибез


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Ахун авылында гомер итүче тыл ветераны Нәсимә Ялил кызы Адиева 14 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин  һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Нәсимә Ялил кызына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. 

13 октябрь - шагыйрь Мөдәррис Әгьләмовның тууына 70 ел. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә “Моңлы табигать баласы…" ” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Китапларга күзәтү ясалды һәм әңгәмә оештырылды.

 14  октябрь көнне  Актаныш районы ЗАГС булегендә  50, 55 ел бергә яшәгән парлар белән  "ПАР КАНАТЛАР" кичәсе уткәрелде.

Әлеге чарада тубәндәге жирлекләрдән юбилярлар  катнашты.

 1. Шәймарданов Шәмсемөхәмәт Шәймәрдән улы һәм Шәймарданова Балхис Шайхелгали кызы -  Солтангол  авылыннан.

2. Фарсыев Зөфәр Фарсый улы һәм Фарсыева Рәзинә Шәйхморза кызы - Аеш авылыннан.

3.Хәйдәров Артур Мирсәгыйть улы һәм Хәйдәрова Нурания Миннәхмәт кызы-  Куян авылыннан

4.Сарваров Васил Каюм улы һәм Сарварова Минсафа Гыйлфанетдин кызы – Куян  авылыннан

5.  Габбасов Әхнәф Әбел улы һәм Мутина Фәридә Гавас кызы - Актаныш авылыннан

 

Юбилярларга  район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева  район Башлыгының  котлау  хатын тапшырды. Истәлек буләкләре бирде.  Кичә концерт номерлары белән аралашып барды.  Юбилярларны хезмәттәшләре, балалары, оныклары  котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International