Актанышта - Уңыш бәйрәме!

2016 елның 15 октябре, шимбә

Бүген, 15 октябрь көнне район мәдәният сараенда, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2016 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз.

Уңыш бәйрәме районыбызның кабынып кына килгән йолдызчыклары һәм үз эшенең осталары булган артистлар катнашында оештырылган искиткеч концерт-тамаша белән башланып китте. Залда утырганнар бу күренешләргә битараф калмагандыр.

Тантана барышында Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә район башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сәхнәгә күтәрелделәр. Алар бәйрәмдә  катнашучыларны бүләкләделәр, мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгыраттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International